Хәрби журналистлар турында закон кабул ителде

Русиядә ул әлегә беренче шундый канун. 

Хәрби журналистлар турында закон кабул ителдеХәрби журналистлар турында закон кабул ителде
Хәрби журналистлар турында закон кабул ителде

БР Дәүләт Җыелышы депутатлары соңгы укылышта “БР массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең аерым категорияләренә дәүләт ярдәме турында” законын кабул итте. Документ республика башлыгы Радий Хәбиров башлангычы  белән эшләнде.

Законда республиканың хәрби журналистларына дәүләт ярдәме каралган массакүләм мәгълүмат чараларының әлеге категориягә караган хезмәткәрләренең, хәрби журналистика ветераннарының статусы билгеләнә, алар һәм аларның гаиләләре өчен социаль гарантияләр билгеләнә.

Һәлак булган хәрби хәбәрчеләрнең туганнарына һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә зыян күргән журналистларга түләүләр кертү планлаштырыла. Ярдәм чараларының конкрет исемлеген республика хөкүмәте билгеләячәк.

Закон  чит ил агентларына һәм алар белән юридик яктан бәйле затларга, экстремистик җинаятьләргә катнашлыгы булган затларга, коммерция басмалары хезмәткәрләренә кагылмый.

Дәүләт Җыелышы комитеты рәисе Рөстәм Ишмөхәммәтов әйтүенчә, әлегә Русиянең бер генә төбәгендә дә массакүләм мәгълүмат чараларының “кешеләргә дөрес мәгълүмат җиткерү өчен үз сәламәтлекләрен хәвеф астына куйган” хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме чаралары турындагы мондый закон юк әле.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас