

Кыю хатын кылыгы турында Благовещен районы башлыгы Анна Карабанова сөйләгән. Ирина (сугышчы хатынының исеме) иреннән ниләр алып килергә дип сораган. Сугышчы татлы ризыклар, җиләк-җимеш дип җавап биргән, әлбәттә, аңа гына түгел, хәрби иптәшләренә дә.
Иринага гуманитар йөкне туганнары һәм битараф булмаган халык җыярга булышкан. Ирина, Вахид һәм аның хәрби иптәшләренә җирле балалар бакчасы ярдәм иткән. Алар “Солдатка татлы сәлам” дигән акция оештырган һәм ата-аналар, тәрбиячеләр белән берлектә азык-төлек һәм медикаментлар җыйганнар. “Берегиня” волонтёрлары сугышчыларга коры душ, маскировка челтәрләре, накидкалар һәм орудиеләр өчен маскировка каплагычлары биреп җибәргән.
“Бу юлы МХО зонасына баруым икеле иде, кеше тапмадым. Әмма волонтер Алексей Арефьев табылды, ул үзенең мәшәкатьләре булуга карамастан, минем белән МХО зонасына барырга ризалашты”, – дип рәхмәт тойгылары белән сөйли Ирина.
Ирина СВО зонасына тиз һәм уңышлы барып кайткан.
“Бу хәбәрдә Иринаның үзенең дә олы йөрәкле волонтер икәнен билгеләү мөһим. Ул шәһәргә бик нык ярдәм итә. Ә ул эшләгән “Лукоморье” балалар бакчасы коллективы үсемлекләр үсентеләре сату акциясе ярдәмендә дроннар өчен комплектлаучы әйберләр сатып алу фондына 70 мең сум акча кертте”, – дип язган Анна Карабанова үзенең социаль челтәрләрендә.
Чыганак: bashinform.ru