Математик СВО кайчан тәмамланачагын исәпләп чыгарган

Тизрәк тәмамланса, күпме гаилә бәхетле булыр иде!..

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Русия математигы, тарихи циклларны тикшерүче Григорий Кваша Украинадагы махсус хәрби операция 2025 елда тәмамланачагын исәпләп чыгарган. Ул бу хакта  aif.ru басмасына биргән  интервьюда сөйләгән.

Галим сүзләренчә, сүз барлык дөнья конфликтлары турында бара, Русия һәм Украина каршылыгы турында гына түгел. Ул моны сугышлар өчен сәбәпләрнең юкка чыгуы һәм тарихи циклның алмашынуы белән бәйләде.

“Мин, әлбәттә, бернинди винтовка яки пушканың бер тапкыр да атмавына гарантия бирә алмыйм, әмма сугышлар өчен  булган төп сәбәп (тоталитар игезәкләрнең булуы) юкка чыгачак, 2025 елдан соң  алар (тоталитар “двойниклар”. ­– Авт.) беркайчан да булмаячак”, — дип белдергән Кваша.

 Кваша билгеләп үтүенчә, 2025 елдан соң һәр ил эчке сәясәт белән шөгыльләнәчәк һәм яулап алулар турында уйларын калдырачак. Математик шулай ук тыныч җайга салуның якынлашуы турында сөйләүче үз исәпләүләренә күрсәтте.

Кваша 24 еллык цикл барлыгы турында сөйләде, аның нигезендә шулкадәр еллар саны аша Русиядә тыныч вакыт җитә. Ул аңлатуынча, 12 хәрби ел 24 тыныч ел белән чиратлаша. Мәсәлән, мондый чор беренче тапкыр 1905-1917 елларда була, аннары Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлана. Киләсе цикл 1941 елда башланган һәм  1953 елга кадәр дәвам иткән, цикл ахырында кинәт Корея сугышы туктады. Алга таба 12 еллык цикл 1977 елдан 1989 елга кадәр дәвам иткән Әфганстан булды.

Хәзер, математик фикеренчә, 2013 елдан 2025 елга кадәр дәвам иткән чираттагы “сугышу вакыт”ы тәмамлана. Әлеге исәп буенча, СВО быел ук тәмамланырга тиеш.

Бүгеннән туктасын иде...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас