

“Масксети Щит – Уфа” волонтерлык хәрәкәтен оештыручы Зилә Фәттахова Башкортстан башкаласында челтәр үрү буенча 14 остаханә һәм республика буенча 100дән артык цех оештырган.
Ханым махсус хәрби операция башланганчы эшкуар булып эшләгән. МХО башлангач, солдатларга ярдәм эшенә тотына. Аның актив ярдәме белән алгы сызыкка сугышчыларның гомерләрен коткаручы дистәләгән мең маскировка челтәрләре җибәргәннәр.
– Мин барлык волонтерлык оешмаларына, барлык ирекмәннәргә риясыз хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, – ди Зилә Фәттахова. – Чөнки бу эш ихтыяр көче һәм хезмәт сөючәнлек таләп итә. Безнең отпускларыбыз да, больничныйларыбыз да юк.
Әйткәндәй, республика җитәкчесе Радий Хәбиров Указы белән 2025 елның мартында Зилә Фәттахованы Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.