Умыртка сөяге җәрәхәтләнгән СВО ветераны үзенә инвалид коляскасы җыйган

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Украинадагы махсус хәрби операциядә умыртка сөяге җәрәхәтләнгән ветеран  үзенә инвалид коляскасын  җыйган. Мариуполь янындагы Макеевка авылында туып-үскән “Дюк” позывнойлы хәрбинең тарихын “Известия” язып чыккан.

Русия сугышчысы үз куллары белән инвалид коляскасын җыйганын һәм күптән түгел инвалид булган кешеләр өчен реабилитацияләүнең техник чараларын ремонтлау буенча остаханә ачуын сөйләгән.

СВО ветераны чиновниклар белән көрәшкә игътибар иткән. Ир-ат сүзләренчә, ул шәһәр буйлап хәрәкәт итүдә кыенлыклар кичерә, әмма властьлардан җавап алалмый, аерым алганда, махсус операциядә катнашучыларга кул белән идарә ителә торган автомобиль бирү мәсьәләсе буенча.  Ветеран шулай ук кайчагында су юклыкка һәм чүп чыгармау проблемаларына зарланган.

"Шушы элементар мәсьәләләрне хәл итсәләр, яшәү күпкә җиңелрәк булыр иде. Ә СВОдан кайткач, әйтерсең лә кем беләндер көрәшне дәвам иткән кебек", – дип сөйләгән “Дюк” позывныйлы ветеран.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас