СВО сугышчыларына толстовкалар теккәннәр

Рәхмәт сезгә, хәстәрлекле апалар!

Баймак районы хакимиятенең Телеграм-каналыннан.  СВО сугышчыларына толстовкалар теккәннәрБаймак районы хакимиятенең Телеграм-каналыннан.  СВО сугышчыларына толстовкалар теккәннәр
СВО сугышчыларына толстовкалар теккәннәрФото:Баймак районы хакимиятенең Телеграм-каналыннан.

Баймак районында хатын-кызлар махсус хәрби операция сугышчылары өчен киемнәр тегә. Муниципалитет хакимияте хәбәр итүенчә, 1нче Төрекмән авылында “Без бергә!” волонтёрлар төркеменең кул эшләре осталары клубы филиалы ачылды.

Тегүчеләр коллективында Земфира Мәсәлимова, Ләлә Җиһангирова, Әлфия Хөсәенова, Дилара Атнагулова эшлиләр.  Эш процессы белән Рәгыйдә Дәүләтшина җитәкчелек итә. Күптән түгел ханымнар МХО сугышчылары өчен толстовкалар теккәннәр.

"Түбә авылыннан Римма Гыйбадатованың осталыгын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Узган атнада ул 16 жилет текте, ә кичә тагын 36 заготовка алган", – дип хәбәр итә район хакимияте социаль челтәрләрдә.

Рәхмәт сезгә, хәстәрлекле апалар! Сез салган тырышлыклар җиңүне аз булса да якыйнайта дип ышанасы килә. 

Чыганак: bashinform.ru

Баймак районы хакимиятенең Телеграм-каналыннан.
Фото:Баймак районы хакимиятенең Телеграм-каналыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас