

Белорет районы Боганак авылыннан “Аварец” позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы Григорий Исаев хәрби бурычын уңышлы үтәгән. Бу хакта район хакимияте башлыгы Азат Хәкимов хәбәр итә.
“Аварец” водитель-механик булып хезмәт итә торган танк дошман киртәләрендә юлны тазарткан. Григорий хәрби техниканы уңайлы ут позициясенә чыгарган. Тактик алым Русия гаскәрләренең штурм төркемнәренә ярдәм күрсәтергә һәм ВСУ оборонасын өзәргә мөмкинлек биргән.
Григорий Исаевка – 38 яшь. Башта хәрби хезмәтен, ә аннары контракт буенча да хезмәтен Төньяк Кавказда үтә. Фидакарь хезмәте өчен “Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы” медале белән бүләкләнгән. СВО зонасында хезмәт итү өчен контрактка 2024 елда кул куйган.
Азат Хәкимов сүзләренә караганда, Исаев авылдашлары арасында абруй казанган. Ир-ат хезмәт сөючән һәм йортын төзеп бетерергә планлаштыра.
Шунысын да әйтергә кирәк, Башкортстанда Оборона министрлыгы белән килешү төзүчеләрнең барысына да берьюлы 2 млн сум, айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан түләнергә тиеш. Моннан тыш, республикада 40тан артык ярдәм чарасы эшләп килә. Бу хакта тулырак башбат.рф сайтында белергә була.
Чыганак: bashinform.ru