ВСУ солдатлары берничә көн ялгыш Русия солдатларын ашаткан. Бу хакта Русия армиясе хәрбиләре “Звезда” телеканалына сөйләгән.
Бу хәл Донецк халык республикасының Зеленое Поле торак пунктында теркәлгән. Анда безнең сугышчылар авылга кинәт кергән һәм дошман позицияне контрольдә тотуны югалту турында аңлап өлгермәгән.
Моны аңламаган ВСУлар, безнең солдатларны үзләренекеләр дип уйлап, берничә көн дроннар ярдәмендә шоколад һәм энергетик батоничиклар төшереп торган.
Тиздән Зеленое Поле тулысынча Русия контроленә күчкән.
Чыганак: lenta.ru