Барлык яңалыклар

СВО катнашучысының гаиләсенә чит кеше гәүдәсен биреп кайтарганнар

Аллаһ сакласын!

СВО катнашучысының гаиләсенә чит кеше мәетен биреп кайтарганнар
СВО катнашучысының гаиләсенә чит кеше мәетен биреп кайтарганнар

Орскида махсус хәрби операциядә катнашучының туганнарына чит кешенең гәүдәсен биреп кайтарганнар. Бу хакта "Урал56" басмасы үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә. Гаиләсе сугышчының калдыкларын 2024 ел ахырында алган. Хәрби хезмәткәрнең юридик яктан танылган үлем фактына карамастан, алар ДНК тестын тапшыруны таләп иткәннәр. Экспертиза нәтиҗәсе күрсәткәнчә, биологик материал Орскидагы бу гаилә белән туганлыкта булмаган билгесез кешегә карый.

Җирле ЗАГС үлем турында таныклык биргәнгә күрә, хәрби хезмәткәрне суд аша "терелтергә" туры килгән. Прокурор таләпләре канәгатьләндерелгән, ә таныклык гамәлдән чыгарылган.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас