"Курскида ВСУлар алдында ялагайланган кешеләр да булган..."

Шундый куркак һәм сатлыкҗаннар кайчак чын дошманнан да куркынычрак...

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Җәмәгатьче Анастасия Кашеварова, Курск өлкәсеннән ВСУларның китүе хакында сөйләп, анда Украина көчләре ягына баскан якташларыбыз да бар иде, дип сөйләгән. Кашеварова сүзләренчә, бу кешеләр Украина солдатлары алдында ялагайлан һәм Русия сугышчылары яшәгән йортларны күрсәткән. Моннан соң ул йортлар ВСУ максатларына әйләнгән.

“Үз йортларында, нигездә, дошман алдында ялагайланучылар иркенләп яшәгән. Андыйлар булган, алар исән. Аларга түләүләр дә, дәүләттән башка ярдәм дә каралган (...) Ә ВСУлар алдында баш ияргә теләмәгәннәр йортларда төркемләп яшәгән. Аларга бер тәгам ризык бирмәгәннәр”, – дип сөйли Анастасия Кашеварова.

Җәмәгатьче сүзләренчә, тыныч халыкка РФ сугышчылары ярдәм иткән, алар дроннар ярдәмендә яшерен рәвештә азык-төлек төшергәннәр. Шулай итеп, безнең хәрбиләр тыныч халыкка оккупация вакытын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.

“Бу эчке дошман, куркак һәм сатлыкҗан – кайчагында чын дошманнан куркынычрак та. Һәм кайсы мизгелдә ул үзенекеләрне сатар икәнен син белмисең дә”, – ди җәмәгатьче.  

Күптән түгел Владимир Путин Курск өлкәсенә барды. Ул анда волонтерлар, өлкә хакимияте белән очрашып сөйләште.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас