

Стәрлетамак районында ОБЖ һәм физкультура укытучысы Украинадагы махсус хәрби операция зонасына киткән. Бу хакта район хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина язып чыккан.
“Тархан” позывнойлы 50 яшьлек педагог гомеренең 30 елын балаларга физкультура һәм ОБЖ укытуга багышлаган. Озак еллар спорт белән шөгыльләнү алгы сызыкта ярдәм итә, дип сөйләгән “Тархан”.
“СВОга барганчы мин актив рәвештә җиңел атлетика белән шөгыльләнә идем. Көн саен 20 километрдан артык йөгергән чаклар булды. Даими рәвештә төрле забегларда – трейлраннингтан (табигый рельефта ирекле темпта йөгерү) алып ярыммарафонга (шоссе буйлап 21,1 км дистанциягә йөгерү) кадәр. Спорт һәрчак минем белән. Теләк булса, кайда да шөгыльләнергә мөмкин. Әйткәндәй, кыска вакытлы ялга кайтканда Казн марафонында катнаштым, аның “яртысын” (ярыммарафон) үттем. Спорт фронтта бик ярдәм итә. Аеруча эмоциональ планда. Тәҗрибә һәм дисциплина бәрелешләргә әзерләнергә, карарлар кабул итәргә, бары тик үз-үзеңә генә ышанырга ярдәм итә”, – дип сөйләгән “Тархан” “Сельские нивы” журналистына.
Чыганак: bsashinform.ru