СВО катнашучылары зарларыннан соң закон проектын кабул иткәннәр

Моңа кадәрге кагыйдәләр аркасында сугышчылар 4нче ел җәфалана...

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Дәүләт Думасында Украинадагы махсус хәрби операция катнашучылары зарларыннан соң бер закон проектын хуплаганнар. Сүз сугышчыларга яраланганнан соң түләүләрне билгеләүнең максималь срогы турында бара.

Закон проекты текстыннан күренүенчә, яралану буенча түләү алыр өчен  кирәкле документларның тулы комплекты тапшырылгач та ведомство 15 көн эчендә аларны тикшерергә һәм  шулай ук 15 көннән артмаган срок эчендә СВО катнашучысына акча күчерергә тиеш.

Инициатива авторлары аңлатканча, бүгенге көндә закон белән түләү бирү вакыты чикләнмәгән, шуңа күрә тоткарлыклар килеп чыга һәм хәрбиләрдән шикаятьләр килә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас