

Учалыда махсус операция зонасында хәрби бурычларын лаеклы үтәгән ата белән улына дәүләт бүләкләре тапшырганнар. Район хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов сөйләвенчә, алгы сызыкта хезмәт иткән гаилә башлыгы үзенә “Батя” позывное алган. Ул Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Аның “Сына” позывнойлы улы “Батырлык өчен” медаленә лаек булган.
"Учалы районыннан әти һәм улының батырлыклары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Бүген оператив киңәшмәдә без аларга бүләкләрне тапшырдык. Бу ике герой безгә рухи көч, бурычка тугрылык һәм ватанпәрвәрлек күрсәтә!” – дип язган муниципалитет җитәкчесе.
Чыганак: bashinform.ru