СВОдан яраланып кайткач, балалар театры ачкан (ВИДЕО)

Афәрин!

Алгы сызыкта җитди яраланган СВО ветераны фронттан кайткач шәхси балалар театры ачкан.

Авыл укытучысы, элекке десантчы, 39 яшьлек Сергей повестканы 2022 елда нәкъ мәктәп спектакле репетициясе вакытында алган. Хәбәр көтелмәгән булган, әмма Сергей, тиз җыенып, чакыру пунктына киткән. Харьков юнәлешендәге алышта яраланган, җәрәхәте аңарда аутоиммун чир барлыкка китергән, ә чир умыртка сөягенә начар тәэсир иткән. Шулай итеп, хәрби хезмәтен тәмамларга мәҗбүр булган.

Сергей Владимирга гаиләсе янына кайткан, реабилитация үткән. Ул  балалар театры ачу максаты белән яши башлаган. Моңа элекке тәҗрибәсе ярдәм иткән – СВОга кадәр ул балалар белән эшләгән булган инде: үсмерләр катнашлыгындагы постановкалар куйган, аларны костюмнар тегәргә, җырларга өйрәткән. Бүген инде, Сергей сүзләренчә, аның тормышының зур хыялы – үз бинасы булган репертуарлы театр ачу. Бу җылы тарих белән ул Халык фронты белән уртаклашкан.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас