"Шах" үзенең яраланган командирын коткарган

Тик шул чакта аның үзенә дә дошман дроны һөҗүм иткән...

"Шах" үзенең яраланган командирын коткарган"Шах" үзенең яраланган командирын коткарган
"Шах" үзенең яраланган командирын коткарган

Караидел  районыннан “Шах” позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Якташыбыз катлаулы алыш шартларында, үз гомерен хәвеф астына куеп, дошман уты астыннан каты яраланган командирын алып чыккан. Сугышчы турында Караидел районы башлыгы Айдар Шәйдуллин сөйләгән.

“Шах уйлап тормыйча ут астында калган сугышчыга ярдәмгә  ташлана. Кызганычка каршы, нәкъ шул мизгелдә аны да дошман дроны “куып баса” һәм ул каты яралана. Әлеге вакытта  “Шах” госпитальдә, табиблар аның сәламәтлеге өчен көрәшә. Дошман боеприпасының кыйпылчыклары аңа күпсанлы яралар салган, ләкин, бәхетка каршы, безнең сугышчының  рухын сындыра алмаган. Аның батырлыгы, ныклыгы һәм бурычына тугры булуы – безнең барыбыз өчен дә үрнәк”, – дип язган Айдар Шәйдуллин үзенең социаль челтәрләрендә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас