Клиник үлемнән соң капчыкта аңына килгән хәрби янә СВОга ашкына

Катунь тарихын бер язып чыккан идек. 

Клиник үлемнән соң капчыкта аңына килгән хәрби янә СВОга ашкынаКлиник үлемнән соң капчыкта аңына килгән хәрби янә СВОга ашкына
Клиник үлемнән соң капчыкта аңына килгән хәрби янә СВОга ашкына

Клиник үлем кичергәннән соң капчыкта аңына килгән Катунь позывнойлы штурм төркеме командиры  махсус операция зонасына кайту карарын кабул иткән.

Катунь 2023 елның августында фронтка киткән. Ул Донецк халык республикасының Авдеевка шәһәрен азат итүдә катнашкан. СВОдагы казанышлары өчен аны дүрт Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр.

Каты алышларның берсендә Русия хәрбиләренең штурм төркеме  танк уты астында калган – Катуньны шартлау дулкыны  шәхси торак йорттан чыгарып очырган, ир-ат үз гәүдәсе белән ике стенаны  җимергән. 

“Мин каталкадагы капчыкта салкыннан аңыма килдем. Чыга алдым. Табиб шок хәлендә иде (...) Мин аңа: “Менә бит мин – синең күз алдыңда”, – димен”, – дип исенә төшерә сугышчы.

Озак вакыт тернәкләнгәннән соң Катунь янә фронтка кайту карарын кабул иткән.

“Танк снаряды тигәннән соң исән калуыма әллә ни әһәмият бирмим. Язмыш, димәк... (...) Иң мөһиме – кешенең арытаба  булган теләге һәм омтылышы. Мин үземне хезмәттән тыш күз алдына китерә алмыйм. Гражданкадагы тормыш минем өчен түгел”, – дигән Русия сугышчысы, якыннары аның карарын авыр кабул итүләрен белдереп.

Хәрби аны  элек хезмәт иткән бригадага билгеләрләр, һәм элеккечә командир итеп куярлар дип өметләнә. “Мин тәвәккәлләдем. Фронтка кайтудан курку хисе юк. Арытаба нәтиҗә алыр өчен эшләүне дәвам итәчәкбез”, – дигән Катунь.  

Шундый ир-егетләребез булганда илебез – ышанычлы кулларда. Дөньялар гына  тизрәк тынычлана күрсен иде...

Чыганак: lenta.ru

Ренат Таюпов фотосурәте. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас