Белгород өлкәсендә һөҗүмнәр аркасында баеп калырга телиләр, ди

Шундый кешеләр һәрчак булган, арытаба да булачак. 

Белгород өлкәсендә һөҗүмнәр аркасында баеп калырга телиләр, диБелгород өлкәсендә һөҗүмнәр аркасында баеп калырга телиләр, ди
Белгород өлкәсендә һөҗүмнәр аркасында баеп калырга телиләр, ди

Белгород өлкәсендә яшәүче кайсыбер кешеләр төбәктәге хәлләрне кесәләрен калынайту яисә торак шартларын яхшырту максатында куллана, дигән төбәк губернаторы Вячеслав Гладков хөкүмәт утырышында.

Губернатор сүзләренчә, ул чик буе районнарында  яшәүчеләрнең махсус рәвештә үз машиналарын Украина ягыннан һөҗүмнәр астында калдырырга теләүләрен ишеткән.

“Торак пункты утка тотыла, әйдәгез, машинаны гараждан чыгарыбыз, бәлки, ут астында калса,  хет акчалар алырбыз. Машина иске инде, аны сатып та, берни эшләтеп тә булмый”, – Гладков шундый сүзләр ишетүен сөйләгән.

Моннан тыш, төбәк халкы аларны янәсе атышлар аркасында икенче урынга яшәргә күчерүне сорый, дип дәвам иткән Гладков. Әмма чынлыкта алар дәүләт хисабына торак алырга телиләр, дигән ул. Бу уңайдан губернатор төбәк властьларының халыкны матди яктан тәэмин итүне яхшырту бурычын куймавын искәрткән.

СВО башлану белән Белгород өлкәсе территориясе  даими утка тотыла, диверсия төркемнәре һөҗүмнәр ясый. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас