

Русиядә аерылышу вакытында махсус операциядә (СВО) катнашкан өчен түләүләрне бүлүне тыярга телиләр. Мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутатлары Евгений Марченко һәм Александр Бородай чыккан.
Сүз 2022 елның 24 февраленнән соң таркалган никахлар турында бара. Закон проекты авторлары сүзләренчә, СВО башланганнан соң хәрбиләр белән түләүләр өчен никах теркәү очраклары ешайган.
“Андый никахлар еш кына түләүләрне алганнан соң кыска срокларда акчаларны бүлү таләбе белән таркала. Мондый гамәлләр гаилә институтын һәм гаилә законнарын явызларча файдалануга тиң, шулай ук СВО катнашучыларының хокукларын боза”, – диелә аңлатмалы язудан.
Бүгенге көндә СВО сугышчыларының түләүләре ир белән хатынның уртак милеге дип санала. Закон проекты Гаилә кодексында Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләр, махсус операциядә катнашкан өчен акчалата түләүләр, айлык һәм башка түләүләр хәрби хезмәткәрнең шәхси милке булып тора һәм аерылышканда бүленергә тиеш түгел дип язып куярга тәкъдим итә.
Чыганак: lenta.ru