Путин Киевка сөйләшүләрне Истанбулда үткәрергә тәкъдим итте

Украина ни дип җавап бирер?

Путин Киевка сөйләшүләрне Истанбулда үткәрергә тәкъдим иттеПутин Киевка сөйләшүләрне Истанбулда үткәрергә тәкъдим итте
Путин Киевка сөйләшүләрне Истанбулда үткәрергә тәкъдим итте

Владимир Путин Киевка, бернигә карамастан, турыдан-туры сөйләшүләрне тергезергә тәкъдим итте. Бернинди башлангыч шартларсыз, 15 майда, Истанбулда.

“Безнең тәкъдимнәр өстәлдә, дигәндәй, карар – Украина властьлары һәм аларның кураторлары кулында”.

“Русия бернинди башлангыч шартларсыз сөйләшүләргә әзер”, – бу хакта Владимир Путин белдерде. Шулай ук Русия Украина белән мөнәсәбәтләрне тыныч җайга салуда ярдәм иткәннәре өчен арадашчыларга рәхмәт белдерә, шул исәптән Трамп хакимиятенә дә.

Путинның Киевка 15 майда Истанбулда турыдан-туры сөйләшүләр уздыру тәкъдиме дөньякүләм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен төп темаларның берсе булды. “Украина я Мәскәү белән сөйләшүләр өстәле артына утырачак, я аның өчен Әнкараны һәм аның арадашчылыгын югалту куркынычы бар”, — дип билгели төрек политологы һәм тарихчысы Мехмет Перинчек.

Дөньяви  мәгълүмат чаралары түбәндәгеләрне язып чыккан:

– Reuters агентлыгы “Путин Украина белән турыдан-туры сөйләшүләр тәкъдим итә” дигән баш мәкалә куйган.

 –The Independent басмасы: “Кремль Европаның 30 көнлек утны туктату турындагы ультиматумына җавап һөҗүме ясый".

– Израильнең Ynet порталы Путинның 15 майда Истанбулдагы сөйләшүләр турындагы тәкъдимен тулысынча цитаталаган.

 –Франциянең Le Figaro басмасы: булачак сөйләшүләр барышында якларга “игътибарны конфликтның төп сәбәпләренә юнәлтергә кирәк”.

– Американың BFM TV каналы: “Путин кичә Европа һәм Украина лидерлары тарафыннан тәкъдим ителгән ультиматумга җавап бирмәде, алар аны "тулы һәм берсүзсез 30 көн утны туктатуга" ризалашырга чакырды”.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас