

Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәреннән махсус операциядә катнашучы күп балалы ата кеше фронтта булганда балалар йортына озатылган нарасыйлары турында белгән. Бу хакта суд приставлары федераль хезмәтенең төбәк идарәсендә сөйләгәннәр.
Ведомство белдерүенчә, 2024 елның июленнән 6, 16 һәм 17 яшьлек балалар дәүләт опекасы астындалар, чөнки алкоголь белән проблемалары булган хатынны ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр, ә гаилә башлыгы бу вакытта фронтта булган.
Ул арада балалар алдында алимент буенча бурычлар җыелган. СВО катнашучысы ата хокукларыннан мәхрүм булмаган, шуңа алиментлар түләтү буенча суд карары балаларның анасына карата чыгарылган. Ананың балаларына ярты миллион чамасы бурычы җыелган. Балаларына алимент түләмәгән хатынга суд җәза рәвешендә 100 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләгән.
Фронттан отпускка кайткан ата кеше тәүдә хатынының җәзасын ахырына кадәр үтәвен контрольдә тоткан, соңыннан алиментлар буенча бурычны түләгән. Аннары хатынын дәвалану һәм эчкечелектән реабилитация үтәргә мәҗбүр иткән. Әле ул балаларны гаиләгә кайтарырга тырыша.
Чыганак: lenta.ru