

Мәләвез районыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Галим Хәсәнов республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән быел февральдә старт алган “Башкортстан геройлары” программасы катнашучысы булган. Хәрби фронтта алган тәҗрибә тыныч тормышта да кирәгәчәк, дигән фикердә.
“Махсус операциядә алган тәҗрибә мотлак рәвештә тыныч тормышта кирәк булачак. Барлык бурычларны үтәячәкбез һәм туган якларга җиңү белән кайтачакбыз. Башкача була алмый!” – дип Галим Хәсәнов сүзләрен китерә Мәләвез районы хакимияте башлыгы Зәбир Габидуллин.
Зәбир Габидуллин сүзләренчә, Хәсәнов радиофизика һәм радиоэлектроника буенча белгеч. 2033 елда университетны тәмамлагач, өлкән лейтенант званиесендә армиягә китә.
Сугышчының әтисе хәрби табиб, медицина хезмәте капитаны булып хезмәт иткән. Мәләвеездә аны табиб-инфекционист буларак беләләр. Хәсәновның әнисе Мәләвез үзәк район хастаханәсендә анестезиолог-реаниматолог булып эшли.
Галим Хәсәнов хатыны белән ике кыз үстерәләр.
Галим Хәсәнов фронтка 2022 елның сентябрендә китә. Хезмәт вакытында аны берничә тапкыр хәрби дәүләт бүләкләре белән билгеләгәннәр. Бүгенге көндә ул капитан званиесендә рота белән командалык итә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәркемгә берьюлы 2 млн сум, айлык хезмәт хакы 210 мең сум түләнә, шулай ук бөтен гаилә өчен 40тан артык ташлама каралган. Бу хакта тулырак башбат.рф сайтында белергә мөмкин.
Чыганак: bashinform.ru