Яраланган иптәшенә беренче ярдәм күрсәткән

Бу хәл Рәдиф Нуриәхмәтов хезмәттәше белән элемтә аппаратурасын ремонтлаганда булган.

Яраланган иптәшенә беренче ярдәм күрсәткәнЯраланган иптәшенә беренче ярдәм күрсәткән
Яраланган иптәшенә беренче ярдәм күрсәткән

Кече сержант Рәдиф Нуриәхмәтов СВО зонасында хәрби бурычын үтәгәндә дошман дронын юк иткән һәм яраланган иптәшенә ярдәм иткән. Русия солдатының батырлыгы турында Оборона министрлыгы хәбәр иткән.

Хәл болай булган: Нуриәхмәтов хезмәттәше белән элемтә аппаратурасын ремонтлаган. Бу вакытта аларга  ике FPV-дрон һөҗүм иткән. Сержант Нуриәхмәтов, тиз һәм төз атып, бер беспилотникны юк иткән.

“Икенче беспилотник солдатлар янына төшеп шартлаган, нәтиҗәдә Рәдифнең хезмәттәше ярчыклы җәрәхәтләр ала. Сержант Нуриәхмәтов, тактик медицина күнекмәләрен кулланып, аңа тиешле ярдәм күрсәткән”, – дип сөйләделәр Оборона ведомствосында.

Хезмәттәшенә беренче медицина ярдәме күрсәткәч, Нуриәхмәтов элемтәне торгызган һәм иптәшен эвакуация зонасына илткән. Кече сержант тырышлыгы белән Русия армиясе отышлырак позицияләргә алга күчкән, ә дошман шактый югалтулар кичергән.

Чыганак: lenta.ru

Фото: Ренат Таюпов. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас