Махсус хәрби операция
28 апрель 2025, 17:56

Корея солдатларына башта әллә ни зур өметләр багламаганнар

Әмма соңрак алар хакында фикерләрен үзгәрткәннәр. 

Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Курск өлкәсендә  ВСУ гаскәрләренә каршы  алышларда катнашкан Корея демократик-халык республикасы хәрбиләрен башта бигүк җитди катбул итмәгәннәр. Алар хакында беренче ялгыш тәэссоратлар хакында  “Беренче канал”ның эфирында WarGonzo проекты җитәкчесе Семён Пегов сөйләгән.

Аның сүзләренчә, Төньяк Корея солдатлары оборонаның икенче яисә өченче линиясендә булыр, шулай ук артиллеристларга ярдәмгә җәлеп ителерләр кебек тоелган. “Әмма  алар  чын һөҗүмнәрдә катнаша башлады – торак пунктларны азат итте, барысыннан да алдарак бардылар”, – дип искә ала военкор.

Ул ассызыклаганча, КХДР хәрбиләренең Яңа ел алдыннан авыр сугыш вакытында уңышлары бик уңай сигнал булган, шуннан соң “мондый дуслар һәм сугышчан иптәшләр” белән Русия гаскәрләре Курск өлкәсен якын арада ук ВСУдан чистартачагы аңлашылган.

Моннан тыш, Пегов Төньяк Корея хәрбиләренең бик яхшы әзерлеген билгеләп үткән. "Безнең белән чагыштырганда алар әллә ни озын буйлы түгел. Ләкин броняда һәм тулы обмундированиедә ачык җирлектә чыннан да бик тиз һәм нәтиҗәле йөгерәләр. Мондый физик күрсәткечләрне дөньяда бик аз спецназ күрсәтә ала",  – дигән фикердә журналист.

Ул шулай ук КХДР сугышчылары “ашарга ярата”, шуңа күрә тәэмин итү төркемнәре кайвакыт аларга икеләтә паек китергәннәр, дип өстәгән. 

Шушы арада Русия полигонында Төньяк Корея сугышчыларының хәрби әзерлегенең беренче видеосы пәйда булды. Кадрларда инструкторларның КХДР сугышчыларын Русия кораллары белән эш итәргә, шартлы дошман белән окопларда дөрес хәрәкәт итәргә һәм хәрби шартларда аралашырга өйрәтүләре күренә.

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас