Махсус хәрби операция
23 апрель 2025, 11:45

“Малыш” өйләнгән

Яшьләргә иң изге теләкләребезне җиткерәбез! Гаилә башлыгының исән-сау кайтуын телибез.

БРның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеленың Телеграм-каналыннан.БРның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеленың Телеграм-каналыннан.
Фото:БРның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеленың Телеграм-каналыннан.

Кичә Нефтекамада “Малыш” позывнойлы махсус хәрби операция катнашучысы һәм аның кәләше Анна гаилә корганнар. Яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйләүләре турында Башкортстанның юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле хәбәр иткән.

Владимир Спеле сүзләренчә, закнлы никахка керү датасын – 22 апрель көнен – алар бер дә юкка сайламаган. Нәкъ  2 ел  элек – 2023 елның 22 апрелендә  – Олег белән Анна танышкан.

"Язмыш шулай кушкан, күрәсең, бу датага кияүнең кыска вакытлы ялы  туры килгән. Һәм ике ел үтүгә алар инде ир белән хатын. Яшьләрне никах көне белән ихлас котлыйбыз! Гаиләгездә мәхәббәт, гармония һәм иминлек булсын! Сөегез һәм сөелегез!" –  дип теләгән яшьләргә Владимир Спеле. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас