

Күмертаудан юрист Азамат Үтәгәнов СВО зонасында хезмәт итүне сайлаган. Аның хакында шәһәр хакимиятендә сөйләделәр.
Ул 2023 елның сентябрендә Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. 2011 елдан алып адвокат эшчәнлеге белән шөгыльләнгәнгә күрә үзенә “Адвокат” позывное сайлаган.
“Ватаныбыз өчен көрәшкән егетләргә ярдәм итәсем килде”, – дип үз карарын аңлата “Адвокат”.
Азамат хайваннарны ярата. Өйдә аны песие, ташбакасы һәм аквариум балыклары көтә. Аның гади, әмма зур патриотик көчкә ия тормышчан девизы бар: “Үзебезнекеләр өчен җан атабыз!”
Чыганак: bashinform.ru