

“Башкортстан” полкы сугышчылары блиндажда мәчет төзегән. Алгы сызыктагы мәчет видеосын “Башкорт батальоны” Телеграм-каналы бастырган.
“Егетләр сөйләвенчә, махсус операциядә догалар һәм ышанусыз мөмкин түгел, диләр. Алар өчен кечкенә шундый урын – ул тынычлык, хәвефсезлек һәм Аллаһка якынлык дигән сүз”, – дип язганнар “Башкорт батальоны” Телеграм-каналында.
Видеода бу мәчетне күрсәткән хәрби фронтта Аллаһка ышанмаган кешеләр бик сирәк очрый, ди.
“Берничә ай элек без җир казып менә шундый мәчет төзедек. Сугышчылар йөри, намаз укыйлар. Күптән түгел мөселманнарның изге бәйрәме – Ураза-бәйрәм – үтте”, – дип сөйләде ул.
Чыганак: bashinform.ru