Махсус хәрби операция
14 апрель 2025, 14:32

Яралангач та һөҗүмне дәвам иткәннәр

 "Поток" операциясе сугышчыларыбызның искитмәле батырлык һәм гаҗәеп зирәклек үрнәге булып тарихка кереп калды.   

Курск өлкәсендә Суджаны азат итү буенча "Поток” операциясе барышында сугышчылар күпсанлы җәрәхәтләр алган, әмма алларына куелган бурычны үтәп, һөҗүмне дәвам иткәннәр. Бу хакта операциядә катнашучыларның берсе “Аид” позывныйлы  сугышчы сөйләгән.

Аның сүзләренчә, хәрбиләрнең бер өлеше уннан артык җәрәхәтләр алган, ләкин алар үзләренә беренче ярдәм күрсәтеп, сугышны дәвам иткәннәр. "Кайбер сугышчылар (...) хәтта бинт бәйләвечләр дә салмадылар,  яраларын металл скотч белән генә урап, алга таба һөҗүмгә бардылар", – дип сөйли “Аид”.

Хәрби фикеренчә, Русия солдатларының шундый фидакарьлеге һәм каһарманлыгы ярдәмендә Украина кораллы көчләре оккупацияләгән территорияләрнең шактый өлешен ике тәүлек дәвамында азат итүгә ирешкәннәр.

"Поток" операциясе — ни өчен "Умираю, но не сдаюсь" сүзләренең рус телендә генә язылуның мисалы”, – дип йомгаклаган “Аид”.

Әйткәндәй,  “Поток” операциясен 2024 елның ноябрендә үк үткәрергә хәл иткәннәр.

“Военная хроника” Telegram-каналы язганча, украин хәрбиләре торбадан чыккан Русия сугышчыларын берничә сәгатьтән соң гына күргәннәр.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас