Сугышчыларга аларны кайгыртулары, хәстәрләрүләре, алар өчен догалар укулары бик мөһим, ди махсус хәрби операциянең фронт буе зонасындагы мобиль мәчет хәзрәте Рәфис Сафин.
Мәләвездә теш технигы булып эшләп, безнең ватандашыбыз ике ел элек үк үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән иде. 2024 елның февраленнән ул – мобиль мәчетнең полк имамы. Аларның мобиль гыйбадәтханәсе Луганскида “Центр” гаскәрләре группировкасының хәрби-сәяси эш идарәсенең вакытлы пункты карамагында, дип хәбәр итәләр Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтендә.
Хәзрәт православие рухание белән көн саен төрле подразделениеләргә гыйбадәтханә сыман җиһазландырылган машинада чыга, гыйбадәт кыла, хәрбиләр белән сөйләшә, аларга рухи остаз сыйфатында ярдәм итә.
"Сугышчылар алар өчен дога кылганнары өчен рәхмәт белдерә. Дин аларга көч һәм батырлык бирә, сугыштан исән-сау чыгарга ярдәм итә”, – дип сөйли Рәфис Сафин.
2025 елның февралендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Рәфис Сафин генерал М.Шәйморатов ордены белән бүләкләнде, диелә БР Идарә итү үзәге постында һәм “Горурланырга сәбәп” проектында.
Ә шушы көннәрдә командировкадан кайткан имам Югары мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин кулыннан яңа бүләк алды. Русия Үзәк Диния нәзарәте Президиумы карары нигезендә Рәфис Сафин махсус хәрби операция вакытында Ватанны саклаучы сугышчыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә һәм ярдәм күрсәтүгә лаеклы өлеш керткәне өчен “ГабдерРахман Бин Гауф радыяллаһу'анһу” дәрәҗәсендәге “Әл-Игътисам” медале белән бүләкләнде.
"Аллаһы Тәгалә – ул куәтле, ул бер көндә бу сугышны бетерергә мөмкин. Һәм без Аллаһы Тәгалә безгә иманыбызның ныклыгын саклап калырга һәм бу сугышны тизрәк тәмамларга рөхсәт итсен дип дога кылабыз”, – дип Мәләвез шәһәренең “Октябрь юлы” гәзите Рәфис хәзрәтнең сүзләрен китерә.
Чыганак: bashinform.ru