Махсус хәрби операция
10 апрель 2025, 09:45

"ВСУның бер кагыйдәсе бар иде..."

Курск өлкәсендә оккупацияне кичергәннәр хатирәләре белән уртаклашуны дәвам итә. 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Курск  өлкәсе Гуев авылында оккупацияне кичергән Александр Дайнеко ВСУның (Украина кораллы көчләре) бер кагыйдәсе турында сөйләгән.  Авылда калган җирле халыкта мобиль телефоннар һәм тышкы дөнья белән элемтәләре булмаска тиеш булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ир-ат сүзләренчә, Русия чигендәге авылга басып кергән украин солдатлары тәүге көннәрдә  һәр өйгә кереп телефоннар һәм башка гаджетларны тартып алганнар.

“ВСУ хәрбиләре тәкъдим иткән бар мәгълүмат Украинада чыккан листовкаларда иде”, – дип исенә төшерә Дайнеко.

Ул шулай ук медицина ярдәме күрсәтү белән  авырлыклар турында сөйләгән. Снаряд ярчыгы тиеп яралангач, Дайнекога җирле табиблар гына ярдәм иткән, чөнки торак пункттан чыгу тыелган булган.

Моңа кадәр Суджа районының Казачья Локня авылында яшәүче ир-ат ВСУларның пропаганда листовкалары турында сөйләгән. Аларны кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, мәсәлән, чиркәүләр яисә гуманитар ярдәм бирү урыннарында ябыштырып чыкканнар. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас