Курскиның Суджасыннан шәһәрне ВСУдан азат иткәч тә китүдән баш тарткан 86 яшьлек пенсионер хатын, бер сүз белән ни өчен бераздан булса да эвакуациягә ризалашуын аңлаткан. Бу хакта мәгълүмат чараларына хатынның оныгы Антон сөйләгән.
“Картәни молодец, 86 яшендә ул һаман көрәшә. Башта китәргә курыккан, һәм мин аңардан ни өчен ахырда китәргә булдың соң, дип сорагач, ул: “Ачлык”, – диде”, – дип нәнәсе сүзләрен китерә оныгы. Ул шулай ук Суджада җылылык та, су да булмавын сөйләгән. Шуңа шәһәрдә калган кешеләргә ризыкны учак ягып әзерләргә туры килгән. Кайсыберләргә ВСУ солдатлары су китергән, кемнәрдәдер су колонкасы булган. Күпләрне базлардагы кышкылыкка япкан консервлар коткарган, кемнәрдер кош-корт, терлек аркасында көн күргән.
Моннан алда Суджа районыннан эвакуацияләнгән икенче бер өлкән яшьтәге русияле сөйләвенчә, ВСУ басып алган вакытта салкын һәм ачлык аркасында аның кайбер авылдашларын коткарып калып булмаган.
Заолешенки авылы оккупациясен кичергән тагын бер хатын-кыз тыныч халык биш ай эчендә ким дигәндә 10 килограммга ябыкты, дип сөйләгән. Бу вакыт дәвамында балык, ит, сөт һәм икмәк ашамадык, дип уртаклашкан ул. Кайчакта азыкны көч-хәл белән таба алсалар да, аны сакларга урын булмаган.
Тыныч халык оккупациядә күргән михнәтләр башкача беркем өчен дә кабатланмасын иде...
Чыганак: lenta.ru