СВОга киткән рус Леонардо Ди Каприосы контрактка кул куйганнан соң ким дигәндә 20 килограммга ябыккан. Аның позывное да – “ДиКаприо”.
Роман Бурцев былтыр сентябрьдә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Кайда хезмәт итүен әйтми ул, әмма формада төшкән фотосурәтен күрсәткән. Сугышчы сүзләренчә, ул фронтка киткәнче үк ябыгырга теләгән, әмма моңа ул нибары СВО зонасында ирешә алган. 62нче үлчәмле киемнән соң ул бүген 56нчы үлчәмгә күчкән.
Билгеле Америка актерына охшаш ир-ат фронттан быел сентябрьдә кайтырга ниятли, “ДиКаприо” позывноен ул озак уйлап тормыйча алган. Гыйнвар аенда хәрби бурычны үтәгәннән соң Бурцевка сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы биргәннәр.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.