147-нче гуманитар йөк озатылды

Сугышчыларыбызның тизрәк җиңү яулап кайтуларын телибез.

147-нче гуманитар йөк озатылды147-нче гуманитар йөк озатылды
147-нче гуманитар йөк озатылды

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча, Махсус хәрби операция зонасындагы Башкортстан хәрби хезмәткәрләренә адреслы ярдәм күрсәтү җәһәтеннән 147 гуманитар конвой илтеп тапшырылды.
"Без иң кирәкле әйберләрне даими озатып торабыз. Гуманитар йөк төбәкнең 20 муниципаль берәмлеге, җәмәгатьчелек берләшмәләре һәм волонтерлар белән берлектә оештырылды. Йөкне җыюда катнашучыларга һәм гуманитар конвойларны озата баручыларның барысына да рәхмәт. Сугышчыларыбызның тизрәк җиңү яулап кайтуларын телибез", -диде БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.
Йөк хәрби операциядә катнашучы 38 хәрби подразделениегә тәгаенләнгән. Гуманитар йөккә 30 автомобиль, 86 кубометр агач материалы, 400 FPV-дроннары, 6 мотоцикл, 6 күчмә мунча, рацияләр, маска челтәрләре, генераторлар, автомобиль запас частьләре һәм тәгәрмәчләре, төзелеш кораллары, шәхси гигиена чаралары, кием-салым, урын-җир кирәк-яраклары, дарулар, су, туклану продуктлары, туганнарыннан посылкалар салынган.
Гуманитар йөк шулай ук Белгород өлкәсендә, Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәрендә яшәүчеләр өчен дә озатылган.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

147-нче гуманитар йөк озатылды
147-нче гуманитар йөк озатылды
147-нче гуманитар йөк озатылды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас