Башкортстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга хезмәт күрсәтүче шифаханә-курорт учреждениеләре саны буенча алдынгы урында тора. 2023 елда сайлап алынган шифаханәләрдә 1 700гә якын СВО катнашучысы дәвалану курсы узган, ә 2024 елда бу сан 2 тапкырга күбрәк – 3,5 меңгә якын катнашучы. 2025 елда дәвалану курсын 1 242 кеше тәмамлаган инде.
–Иң мөһим моментка аеруча игътибар итәсем килә: СВО катнашучылары арасыннан ял итүчеләр шифаханә-курорт картасын алдан түгел, ә турыдан-туры урында – сайланган шифаханәдә – рәсмиләштерә алалар. Мондый хезмәтне “Карагай”, “Йоматау”, “Березка", “Здравница Зауралья” шифаханәләре күрсәтә, – дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – БР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.
Мөрәҗәгатьләр санын анализлау күрсәткәнчә, “Ассы” (23%), “Янган-Тау” (19%), “Якты Күл” (11 %) һәм “Красноусольск” (10%) шифаханәләренә ихтыяҗ зур.
БРда яшәүче һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Русия гражданнары, шулай ук аларның гаилә әгъзалары өчен түбәндәге шифаханә-курорт дәвалау мөмкинлекләре бар:
–санаторийда бер тапкыр ял итү;
– шифаханәдә дәвалану чорын туганнары белән тигез өлешләргә “бүлү” ;
–шифаханә-курортта дәвалануга үз хокукыңны якын туганнарыңның берәрсенә – хатынына (иренә) яисә ата-аналарыңның берсенә (уллыкка алучыларга) тапшыру.
Моннан тыш, 14 көн дәвам иткән бер тапкыр шифаханә-курортта дәвалану хокукы һәлак булган кешенең махсус хәрби операциядә катнашучының бер яки ике туганына – һәркайсына 7 көн бирелә.
Чыганак: pravitelstvorb.ru