Уфада сугышчыларны ялдан соң МХО зонасына озаттылар

Исән-сау кайтыгыз, егетләр.

Уфада сугышчыларны ялдан соң МХО зонасына озаттыларУфада сугышчыларны ялдан соң МХО зонасына озаттылар
Уфада сугышчыларны ялдан соң МХО зонасына озаттылар

Уфада йөзгә якын мобилизацияләнгән сугышчыны беренче апрельдә махсус хәрби операция уздыру зонасына тантаналы рәвештә озаттылар. Ике атналык лаеклы ялдан соң аларга сугышчан бурычларны үтәү өчен үзләренең хәрби частьләренә кайтырга туры киләчәк.

 Хәрбиләр һәм аларны ерак юлга озатучы туганнары һәм якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре гадәттәгечә «Уфа-Арена» спорт комплексы каршындагы мәйданга җыелды. Моннан МХО зонасына сугышчыларны "Башавтотранс"ның ике уңайлы автобусы илтәчәк.

 — Безгә ике мең чакрым чамасы юл үтәсе бар, иртәгә кичкә урында булачакбыз, - диделәр егетләр

 - Сез иңгә-иң куеп лаеклы хезмәт итәсез. Мин ышанам, сез Ватанны саклау буенча бурычыгызны намус белән үтәрсез. Сез чын геройлар. Легендар генерал Миңнегали Шайморатов әйткәнчә, Салават токымы чигенә белми. Безнең эшебез хак, һәм җиңү бездә булачак! Сезнең төп бурычыгыз — өйгә исән-сау кайту, - дип ассызыклады егетләргә мөрәҗәгать итеп республика хәрби комиссариатының баш белгеч-эксперты, подполковник Дмитрий Смирнов.

   Тезелгәннән соң хәрбиләрнең туганнарын кочаклау һәм алар белән икенче очрашуга кадәр саубуллашу өчен тагын ничә минутлары булды.

  

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас