Италиядән күченгән Тото Русияне икенче туган ягым, ди (ВИДЕО)

Ул безнең илне яраткан. 

Италиядән күченгән Тото Русияне икенче туган ягым, диИталиядән күченгән Тото Русияне икенче туган ягым, ди
Италиядән күченгән Тото Русияне икенче туган ягым, ди

Итальян кешесе,  Русиягә күченеп, чукынган, исемен Владимирга алмаштырган һәм бүгенге көндә безнең сугышчыларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыярга ярдәм итә.

Тото 12 ел элек Чиләбегә килгән, шушы ук шәһәрдә ул булачак хатыны белән танышкан. Итальян Владимиры үзенә Русия триколоры, Советлар Союзы гербы һәм  православие тәресе  сурәтләре белән татуировка ясаткан.  Владимир волокушалар (яралыларны хәвефсез һәм ышанычлы эвакуацияләү өчен билгеләнгән носилкалар, эвакуацион чаналар) ясау белән шөгыльләнә. Ул аларны  алгы сызыктагы ир-егетләребез өчен Халык фронтына тапшыра.

Русия хакында икенче туган иле буларак сүз йөрткәндә Тото биредә кешеләрнең ачык йөзле булуын, әйбәт шартларны  искә ала, монда беркайчан да бернинди проблемалар да булмады, ди ул. Махсус операцияне Европа олигархаларына гына кирәк, ә Русия һәм Италия халкына ул кирәкми, ди. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас