Һәлак булган сугышчының әнисенә улының яраткан мәчесен кайтарганнар

Ана кеше песине улы төсе итеп карарга ниятли.

Һәлак булган сугышчының әнисенең үтенече буенча СВОдан Төмәнгә Пуля кушаматлы мәчене табып кайтарганнар. Бу хакта Төмән өлкәсе хөкүмәтенең Мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

“Калаш” позывнойлы төмәнле махсус хәрби операция зонасында тәрбиягә нәни песи баласын алган булган. Әнисенә еш кына мәче баласының фотосурәтләрен җибәргән. Махсус операция геройларга багышланган мемориал ачылу тантанасында “Калаш”ның әнисе, губернаторның СВО мәсьәләләре буенча махсус вәкиленә мөрәҗәгать итеп,  улы турындагы истәлек хакына песине табуны үтенгән.

“Бу песине табу өмете  юк дәрәҗәсендә иде, әмма  безнең алда һәлак булган сугышчы әнисенең үтенечен үтәү бурычы тора иде”, – диелә язмада. Төмәнле хезмәт иткән подразделение сугышчылары мәчене эзләү буенча операция оештырган һәм нәтиҗәдә  тапкан. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас