РФ Кораллы көчләренең “Лаганак” позвнойлы сугышчысы Белгород өлкәсе Краснояружск районыннан биш кешене һәм каты яраланган солдатны алып чыккан. Бу хакта чик буе төбәгенең губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте.
Губернатор сүзләренчә, чик буенда хәлләр катлаулангач һәм Украина дроннары юлдан хәрәкәт иткән һәр машинага һөҗүм итә башлагач, анда калу үлем куркынычына тиң булган. Әмма кайсыбер кешеләрне берничә көн дәвамында эвакуацияләнергә үгетләргә туры килгән.
Шушы көннәрдә “Лаганак” позывнойлы сугышчы Украина чигендәге Графовка торак пунктыннан 4 русиялене алып чыккан. Эвакуация өчен төн җиткәнен һәм уңайлы һава торышын көтәргә туры килгән. Гладков аңлатуынча, томанлы һәм яңгырлы көннәрдә дроннар аз оча.
27 март иртәсендә “Лаганак” авылның бер өлкән ир-аты белән Графовкага кайткан. Бергә алар шул авылның тагын бер кешесен алып чыккан. Юлда алар каты яраланган сугышчыга тап булган, аны да эвакуацияләгәннәр. Беренче ярдәм күрсәткәч, яраланган хәрбине носилкаларга салып 12 километрдан артык күтәреп барганнар һәм медикларга тапшырганнар
“Горурланабыз! Мотлак рәвештә Белгород өлкәсенең иң югары бүләгенә тәкъдим итәчәкбез,” – дип язган Гладков.
Рәхмәт! Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез! Дөньялар тынычланып, исән-сау кайтырга насыйп булсын.
P.S. 18 марттан алып Белгород өлкәсенең Краснояружск районы тирәсендә РФ Кораллы көчләре ВСУлар белән алыша. Менә инде 10 тәүлек дәвамында дошман көн саен чикне үтеп керергә тырыша.
Чыганак: lenta.ru