Барлык яңалыклар
10

Ярты ел подвалда качып ятканнар

Оккупациядә тәмуг газапларын кичереп, исән кала алганнар алдында баш иябез.

Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Курск өлкәсенең Махновка авылында яшәүче өлкән яшьтәге хатын, ире һәм улы белән Украина Кораллы көчләреннән  подвалда качып, җан асраган.

Пенсионер хатын сөйләвенчә, подвалда туганнары белән яшәгән вакытта алар нинди вакыт икәнен  белмичә  үзләрен “сукыр песи балалары” кебек хис иткән. Махновкада яшәүче бу апа аны бары тик догалар гына коткаруын сөйләгән – ул Библияне тотып йоклаган.

“Көне-төне догада булдым. Бу дроннар тавышы ишетү белән башлана. Сез аңлыйсыз инде. 90нчы псалом бар, анда “меңәрләгән ук очса да, сиңа тимәячәк, үзеңнең котылуыңны күрәчәксең” диелгән. Һәм мин гел шушы котылуны күрә килдем”, – дип сөйләгән ул.

Тагын бер хатын-кыз шулай ук  бер айга якын  подвалда көн күргән, шул ук йортта Украина Кораллы Көчләре сугышчылары да яшәгән. Бу хакта шаһитлар хәбәр иткән, дип яза ТАСС.

"Хатын-кыз бер ай йорт подвалында качып утырган, ә өйдә ВСУ солдатлары яшәгән. Бу вакыт эчендә аларның берничә төркеме  алмашынып өлгергән", – дип яза агентлык чик буенда яшәүчеләрнең сүзләрен.

Хатынның аягы яраланган булган,  ул зарарлану китмәсен өчен аягындагы җәрәхәтне алкоголь  белән эшкәртеп торган. Соңрак аны хәвефсез  урынга эвакуацияләгәннәр – моңа кадәр ул документлар һәм дарулар  тутырылган пакет тотып берничә көн кырлар һәм сазлыклар буйлап качарга  мәҗбүр булган.

Оккупациядә тәмуг газапларын кичереп, исән кала алганнар алдында баш иябез. Ул мәхшәрләрне онытып, яңа тормыш башлауда Ходай Тәгалә сезгә сәламәтлек һәм көч бирсен. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: