Әсирлеккә алынган “всушниклар”ны сурәтләр төшрелгән “Пятерочкалар”ны юарга һәм ремонтларга, хәрабәләрне чистартырга, җимерелгән юлларны яңадан төзергә һәм биналарны торгызырга, ятып калган хезмәттәшләренең гәүдәләрен чыгарырга Суджага җибәрергә мөмкиннәр.
13 мартта РФ Кораллы көчләре Суджаны кайтарды, шәһәр һәм якындагы торак пунктлар оккупациядән азат ителде. Русия хәрбиләре һәм корреспондентлары 7 айлык оккупация нәтиҗәләрен төшереп, Телеграм-каналларда бастыра. Әлбәттә инде бу каты алышлар эзләре, чүп-чар өемнәре,төрле язулар язылган мәйданнар, стеналарына сурәтләр төшерелгән йортлар һәм калдырылган меңәрләгән “всушниклар”ның гәүдәләре – туганнары түләүләр алмасын өчен рәсми рәвештә аларны хәбәрсез югалган дип таныганнар. Боларның барысын да әсирлектәге ВСУ солдатларына җыештырырга тәкъдим итәләр. Нәкъ Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң кебек. Ул вакытта территорияләрне тергезер өчен СССРга каршы сугышкан 3 миллионга якын солдатны җәлеп иткәннәр.
Әсирлектәге “всушниклар”ны җәлеп итү башлангычы белән "Русия ветераннары" җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясаган. Алар хәрби әсирләрне Курск өлкәсенә җибәрергә, чүпрәк-себеркеләр-көрәкләр бирергә, юлларны ямарга мәҗбүр итәргә, чүп-чарны җыярга һәм, әлбәттә, басып керүнең беренче көннәрендә үз промо-роликларын төшергәндә актив кулланган “Пятерочка”ларны юып-җыештырырга тәкъдим итәләр. СВОда үз теләге белән катнашкан сугышчы сүзләренчә, бу украиннарның Русия халкы алдында гадел тәүбә итүе булачак — сүздә түгел, ә нәтиҗәләрен аңлау һәм авыр хезмәт аша.
Чыганак: Mash Telegram-каналы.