Новосибирск өлкәсендә суд ана кешене махсус операциядән кайтмаган улы өчен түләүләрдән мәхрүм иткән. Бу хакта төбәкнең гомум юрисдикциядәге судларның “ВКонтакте” челтәрендәге битендәге хәбәр ителә.
Билгеле булганча, Барабин район судына русияле ир-ат дәгъва белән мөрәҗәгать иткән, ул сугышчының әнисен түләүләрдән мәхрүм итүне таләп иткән. Дәгъвачының хәрби хезмәткәргә кем булуы хакында хәбәр ителми. Тикшерү барышында ачыкланганча, хатын-кыз улын тәрбияләүдә аңа өч яшь тулганнан соң катнашмаган. 18 яшенә кадәр бала әтисе белән яшәгән.
Нәтиҗәдә суд сугышчының әнисе улының үлеме белән бәйле рәвештә “әхлакый һәм матди югалтулар кичерми” дигән нәтиҗәгә килгән һәм аны страховка түләвенә, бер тапкыр бирелә торган пособиегә һәм айлык түләүгә хокукыннан мәхрүм итәргә карар кылган.
Чыганак: lenta.ru