Липецк өлкәсенең Елец шәһәреннән махсус хәрби операция катнашучысы түрәләрне судка биргән. Бу хакта “Новости Липецка” басмасы язып чыккан.
Ир-ат – ятим, һәм ул торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган. Шуңа да карамастан, ул үзенә мөстәкыйль торак бирдертүгә ирешә алмаган. Солдат теркәлгән бина яшәү өчен яраксыз дип табылган.
Сугышчының мәнфәгатьләрен прокуратура органнары яклаган. Шәһәр прокуроры солдатка яңа торак бирү турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Таләпләр канәгатьләндерелгән, карарның үтәлеше – прокуратура контролендә.
Чыганак: lenta.ru