Барлык яңалыклар
10

“ВСУ солдатлары күрмәгәндә тушенкаларын алып, авыл халкына таратты”

Шундый изге күңелле кешеләр бар ул...

“ВСУ солдатлары күрмәгәндә тушенкаларын алып, авыл халкына таратты”
“ВСУ солдатлары күрмәгәндә тушенкаларын алып, авыл халкына таратты”

Курск өлкәсендә яшәүче хатын Казачья Локня авылында ВСУ солдатларыннан тушенка алып, тыныч халыкка таратып йөргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгына аның ире Виктор Клюев  сөйләгән.

“Ул поселок буйлап йөгереп йөреп, әрсезләшеп аларның  [ВСУларның] тушенкаларын урлап, кешеләргә ташыды. Алар кайдадыр атышалар шунда, ә ул керә дә, алар булмаса, капчыгына тушенка  тутыра да, җилкәсенә асып китә. Барысына да ташыды. (...) Мин аны юк итәрләр дип кайгырам, ә ул йөри. Бер дә әйткәнне тыңламады”, – дип исенә төшерә ире кыюлык күрсәткән хатыны турында.

Клюев сүзләренчә, хатыны шулай ук подвалларда качып яткан кешләрне табарга булышкан. Ир-ат 9 олы яшьтәге хатынны коткардык, дип сөйли. “Хатыным ут астында йөгереп, кешеләрне коткарып йөрде. Бер карчыкны 15 көннән соң алып чыкты. Бичара йөри дә алмый иде. Күрше йорттан. Ул чыгарга куркып анда яшәгән”, – дип искә ала ВСУ оккупациясендә яшәгән көннәрне Виктор Клюев.

Казачья Локня авылын 11 мартта азат иттеләр. Торак пункт мартның беренче көннәрендә  безнең гаскәрләрнең һөҗүме барышында Русия контроле астына  кайтты.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: