“Роба” ВСУның һөҗүмен туктаткан

Исән-сау кайтыгыз, егетләр! 

“Роба” ВСУның һөҗүмен туктаткан“Роба” ВСУның һөҗүмен туктаткан
“Роба” ВСУның һөҗүмен туктаткан

Асау авылыннан “Роба” позывнойлы СВО катнашучысы хәрби биремне үтәгәндә батырлык күрсәткән. Бу хакта Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев алган командование хатында әйтелә.

Командир язганча, узган елның декабрендә "Роба” хезмәт итә торган штурм подразделениесе ДНРның Красноармейский юнәлешендәге Пушкино торак пункты янындагы ВСУ позицияләрен контрольгә алу бурычын алган.

Төн җитүен көтеп алгач, “Роба” флангтан яшерен рәвештә дошманның “опорнигын” урап узган да, кинәт аларның позицияләренә бәреп кергән. Ул “всушниклар”га бирелергә тәкъдим иткән, әмма алар баш тарткан. Сугышчылар атыша башлаган, нәтиҗәдә штурм төркеме төп көчләр килеп җиткәнче контратакаларны тоткарлый алган. Позицияләрне алу бурычы үтәлгән.

"Подполковник Ситников сүзләренчә, нәкъ менә батырлык һәм җиңәргә омтылу штурмның нәтиҗәсен һәм мөһим терәк пунктларны алуны билгеләде, – дип язган Илгиз Субушев үзенең социаль челтәрләрендә. — Маскура Садиулла кызына һәм Рәис Миңнегали улы Җиһангировларга батыр„Роба“ны үстергәннәре, ата-аналарга һәм барлык сугышчыларыбызның якыннарына чын патриотлар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең белән горурланабыз, сакчыларыбыз, җиңү белән кайтыгыз!”

Рядовой “Роба” СВО зонасында 2022 елның сентябреннән мотоукчылар ротасы составында хезмәт итә.

МХО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзергә теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм белешмә номеры, Ситуацион үзәк номерлары – 122 яисә  (347) 218-19-19 буенча, шулай ук “Мои документы” күп функцияле үзәк офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры  – (347) 248-29-31.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән ир-атларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2 млн сум тәшкил итә.

Шулай ук МХО зонасында контракт хезмәте, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында,  Телеграм чат-ботларында бар. Булачак сугышчыларга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта яки Уфадагы Башкортстан контракты буенча сайлап алу пунктында (Революцион ур., 156), шулай ук бердәм “Защитник”  үзәгендә (Элеваторная ур., 15) контракт буенча хезмәт итү шартлары турында аңлатырга әзерләр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас