Курс өлкәсенең Казачья Локня авылында яшәүче ир җирле авыл советы хакимияте башлыгы Александр Шкляевны ВСУ подразделениеләре торак пунктны алыр алдыннан авыл халкын ташлап качуда гаепли.
2024 елның августындагы вакыйгалар турында Казачья Локня авылында яшәүче ир “Лента.ру” басмасына сөйләгән.
Ир-ат сүзләренчә, муниципалитет җитәкчесе авылга Украина гаскәрләренең керүе турында халыкка хәбәр итмәгән дә. Халыкка хәбәр итү һәм эвакуация оештыру урынына ул “шакал кебек качкан", шул ук вакытта шәхси мөлкәтен алып чыгарга онытмаган, дип билгели ир-ат. ВСУ якынлашуы турында авыл советы башлыгы үзенең якыннарына – “шестеркаларына” (ир-ат аларны шулай атый. – Авт.) гына – хәбәр иткән.
“Син хайван, Саша, син качтың. Байлыгыңны алып чыгар өчен кешеләр ялладың, оятсыз. Син күсе кебек безнең урамнан уздың, ә украиннар авылга керүен безгә әйтмәдең дә”, – дигән ул, Шкляевка мөрәҗәгать итеп.
Казачья Локня авылын 11 мартта азат иттеләр. Торак пункт мартның беренче көннәрендә безнең гаскәрләрнең һөҗүме барышында Русия контроле астына кайтты.
Чыганак: lenta.ru