"Купец" үзе белән гуманитар ярдәм алып барачак

Исән-сау кайтыгыз, егетләр! 

Дим районы хакимияте башлыгы Иван Ивановның Телеграм-каналыннан.Дим районы хакимияте башлыгы Иван Ивановның Телеграм-каналыннан.
Фото:Дим районы хакимияте башлыгы Иван Ивановның Телеграм-каналыннан.

Уфадан махсус операциядә канашучы “Купец” позывнойлы сугышчы кыска вакытлы ялдан соң хезмәт итә торган урынына юлга кузгалырга җыена. Үзе белән ул фронтка гуманитар ярдәм алып барачак.

Дим районы хакимияте башлыгы Иван Иванов хәбәр итүенчә, “Купец” иптәшләренә   генератор, рация, төзелеш инструментлары һәм фронттагы башка кирәк-яраклар алып барачак.

МХО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзергә теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм белешмә номеры, Ситуацион үзәк номерлары – 122 яисә  (347) 218-19-19 буенча, шулай ук “Мои документы” күп функцияле үзәк офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры  – (347) 248-29-31.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән ир-атларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2 млн сум тәшкил итә.

Шулай ук МХО зонасында контракт хезмәте, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында,  Телеграм чат-ботларында бар. Булачак сугышчыларга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта яки Уфадагы Башкортстан контракты буенча сайлап алу пунктында (Революцион ур., 156), шулай ук бердәм “Защитник”  үзәгендә (Элеваторная ур., 15) контракт буенча хезмәт итү шартлары турында аңлатырга әзерләр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас