Русия сугышчылары Суджага газ торбасы аша үтеп кергән

Суджаны азат итү буенча каты алышлар бара. 

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы.

800дән артык Русия сугышчысы Курск өлкәсенең Суджа шәһәренә Уренгой — Помары — Ужгород буш газүткәргеч торбасы аша үтеп  кергән. Шәһәргә үтеп керү нечкәлекләре турында ирекле штурм корпусында сөйләделәр.

Украина Кораллы Көчләре тылына бәреп керү операциясендә “Ветераннар” разведка-штурм бригадасы һәм “Восток” штурм бригадасы сугышчылары катнашкан, алар турыдан-туры ирекле штурм корпусы командованиесенә буйсына. Моннан тыш, анда 11нче һава-десант бригадасының 30нчы полкы бүлекчәләре һәм “Әхмәт” спецназыннан "Аида" төркеме җәлеп ителгән.

Сугышчылар зур диаметрлы (1,4 м) газүткәргеч буенча 11-12 километр юл үткән һәм Суджа шәһәренең сәнәгать зонасы районында җир өстенә чыккан. Корпус вәкилләре сөйләвенчә, 9 мартта Русия гаскәрләре сәнәгать зонасын тулысынча азат итеп,  шәхси секторда сугышлар башлап җибәрә алган.

P.S. РФ Кораллы көчләренең (ВС) Суджага  газ торбасы аша үтеп кергән штурмовиклары бер атна диярлек газ торбасында яшәгән. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Русия журналисты Анастасия Кашеварова хәбәр итте.

Аның мәгълүматы буенча, сугышчылар ике көн эчендә 15 чакрым 750 метрны узганнар,  аннары тагын дүрт тәүлек дәвамында һөҗүм өчен уңайлы мизгелне көткәннәр.

"Дошман моны көтмәгән иде. Русия сугышчылары чыгып 30 минут үтүгә  ВСУ кассета боеприпасларын торбага ыргыта башлады. Ләкин хәрбиләр инде посадкаларга кереп өлгерделәр. Кыскасы, дошманда паника тудырдык", – дип язган репортер. 

Чыганак: lenta.ru

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас