Аскын районыннан СВОда катнашучы “Старый” позывнойлы сугышчыны Жуков медале һәм РФ Оборона министрлыгының ведомство медале белән бүләкләделәр. Муниципалитет хакимияте хәбәр итүенчә, хәрби фронтта күрсәткән фидакарьлеге һәм шәхси батырлыгы өчен командование тарафыннан билгеләнгән.
“Старый” артиллерия расчетында водитель булып хезмәт итә. Аның эшенә сугышчан иптәшләренең язмышы бәйле, чөнки бу вазифада тизлек һәм үтә игътибарлы булу таләп ителә. Мәсьәлә шунда: дошманның контрбатарея уты астында калмас өчен, эштән соң орудие тиз үк урынын алмаштырырга тиеш.
“Старый” махсус операция зонасына өлешчә мобилизация кысаларында эләккән. Хәрби комиссариаттан повестка килгәндә ул өй төзи башлаган булган, булачак йортының нигезен корып куйган.
“Икеләнеп тормадым, шунда ук карар кылдым. Безнең илебез өлешенә авыр сынаулар төшә һәм мин бу очракта читтә кала алмадым. Ватаныбыз чакырганда аны якларга кирәк. Тәүдә безне Казанга җибәрделәр, аннан мине һәм өч якташымны кире кайтардылар. Бер айдан безне янә чакырдылар,бу юла хәрби әзерлек Пензада үтте, анда артиллеристларны әзерлиләр. Ике ай ярым узуга без инде алгы сызыкка эләктек”, – дип исенә төшерә “Старый”.
МХО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзергә теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм белешмә номеры, Ситуацион үзәк номерлары – 122 яисә (347) 218-19-19 буенча, шулай ук “Мои документы” күп функцияле үзәк офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры – (347) 248-29-31.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән ир-атларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2 млн сум тәшкил итә.
Шулай ук МХО зонасында контракт хезмәте, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында, Телеграм чат-ботларында бар. Булачак сугышчыларга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта яки Уфадагы Башкортстан контракты буенча сайлап алу пунктында (Революцион ур., 156), шулай ук бердәм “Защитник” үзәгендә (Элеваторная ур., 15) контракт буенча хезмәт итү шартлары турында аңлатырга әзерләр.
Чыганак: bashinform.ru