Махсус хәрби операция
23 февраль 2025, 17:46

Гранаталар ярдәмендә иптәшләрен коткарган (ВИДЕО)

Алгы сызыкка кирәк-яраклар илткәндә хәрби засадага эләккән. 

“Седой” позывнойлы сугышчы, хезмәттәшләре белән засадага эләгеп, 40 минут гранаталар белән всушникларга каршы торган. Бу каты алыш

 “Седой” безнең хәрбиләргә азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары алып барганда булган.

“Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры Иса Исаев берничә кайнар ноктаны узган һәм 2022 елда МХО зонасында бурычларны үтәүче хәрбиләргә кушылган. Исаевның тәҗрибәсе фронтта бик кирәкле булып чыккан һәм күп тапкырлар аның сугышчан иптәшләренең гомерләрен саклап калган.

“Седой” Орехово авылы янында дошман засадасына эләккәч, командованиене үз өстенә алуы тарихы белән уртаклашты. Ул солдатлар белән бергә позицияләргә сугыш кирәк-яраклары  һәм азык-төлек илткәндә  дошман уты астында калган. Исаев гранаталар ярдәмендә  оборонаны дөрес оештыра алган. Ул минометчыларга координаталар тапшырган, алар дошманны тар-мар иткән. Кыюлык һәм сугышчыларны коткарганы өчен Исаев Батырлык орденына ия булган.

Ватанны саклаучылар көнендә Русия хәрбие алгы сызыктан Ватаныбыз чикләрен саклаучыларга сәлам тапшыра, ир-егетләрнең барысына да сәламәтлек һәм тизрәк гаиләләренә кайтуларын тели. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас