Курск өлкәсе ВСУдан тулысынча азат ителгәнче, үз мөлкәтен югалткан барлык кешеләргә ай саен 65 мең сум түләнәчәк. Бу хакта Владимир Путин белдерде.
РФ Президенты ассызыклаганча, бу акчалар гражданнар ала торган түләүләрдән (пенсияләр, пособиеләр һ.б.) тыш, аерым түләнәчәк. Путин Финанс министрлыгына бу максатка чыганаклар табарга һәм акчаларны түләргә йөкләмә бирде.
Белүебезчә, былтыр 6 август иртәсендә Украина гаскәрләре Курск өлкәсенә һөҗүм итте... Бүгенгәчә анда каты сугышлар бара, РФ Кораллы көчләре торак пунктларны акрынлап азат итә. Шулай да өлкәдә, аеруча Суджа районы торак пунктларында, дошман көче хәтсез әле...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.