Махсус хәрби операция
19 февраль 2025, 11:24

"Тизрәк кайтыгыз!"

Фәрештәләр саклап йөртсен үзегезне!

Бүген, 19 февральдә, Уфада сугышчыларны отпусктан соң махсус операция уздыру зонасына озату тантанасы булды.

Салкын иртә белән хәрбиләр “Уфа-Арена" каршындагы мәйданга җыелдылар. Аларны озатырга туганнары – дуслары, абыйлары һәм апалары, ирләре һәм балалары килгән. Термометрда минус 19. Кәеф күтәренке, күзләрендә елмаю.

– Без әтине озатабыз, – ди алтынчы сыйныф укучысы Вадим. – Ул  иң яхшы әти, үскәч, мин дә Ватанны саклаучы булачакмын.

Янәшәдә басып торган укучының әнисе өстәп куйды:

– Белмим,  гаилә башлыгыбыз 23 февральдә элемтәдә булырмы, шуңа күрә без аны кичә Ватанны саклаучылар көне белән котладык. Ә Вадим әтисенең рюкзагына бүләк салды. Нинди икәнен әйтмим, бу сюрприз булачак.

Янәшәдә, автобус янында яшь сугышчы Руслан һәм аның  сөйгәне истәлеккә фотога төштеләр.

– Миңа ешрак шалтырат, – ди Русланга сөйгәне. – Сине сагынып көтәчәкмен!

– Мөмкинлек булган саен, – ди егет.  – Минем өчен борчылма, барысы да яхшы булыр.

Шул арада тезелергә команда бирелә. Сугышчылар сафка тезелделәр. РФ һәм БР гимннары яңгырый.

Сугышчылар алдында сәламләү сүзе белән БР хәрби комиссары урынбасары, подполковник Ринат Латыйпов чыгыш ясады:

Офицерлар, прапорщиклар, сержантлар, солдатлар, хөрмәтле туганнарыбыз һәм якыннарыбыз! Сезнең ялыгыз тәмамланган көн җитте, һәм сез янә махсус хәрби операция зонасына китәсез.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елның сентябрендә башланган мобилизация безнең егетләребезнең хәрби бурычларын намуслы һәм лаеклы үтәвен күрсәтте. Сезнең берегез дә повесткадан качмады. Сез чын ирләр буларак хәрби комиссариатларга килдегез һәм хәрби бурычлар уздыру зонасына юлландыгыз.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан сезне әлеге һөнәри бәйрәм – батырлык, кыюлык һәм каһарманлык бәйрәме – белән котларга рөхсәт итегез. Сез биографиягезне Ватаныбыз елъязмасына яздыгыз.

Кызганычка каршы, хәрби бурычларны үтәгәндә җәрәхәтләр алган егетләр бар. Алар кайтып, хәрби хезмәттән киттеләр. Мин аларның сугышчан рухын билгеләп үтәсем килә. Егетләрнең рухлары сынмаган, алар барлык патриотик чараларда катнашалар, үсеп килүче буынны хәрби хезмәт нигезләренә өйрәтәләр, аларда Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр.

Егетләр, без сезнең барыгызны да исән-сау көтәбез. Ходй биреп,  сугыш тәмамлансын һәм сезнең гаиләләрегез сезне көтеп алсын. Сез безнең өчен – чын геройлар!

Тантана тәмамлангач, сугышчыларга туганнары белән саубуллашу өчен тагын биш минут вакыт бирделәр.

 Озатучылар арасында:

– Тизрәк кайтыгыз, – дигән сүзләр ишетелде. – Җиңү көнен бергә билгеләрбез! 

Чыганак: "Панорама Башкортостана"

 

Читайте нас